Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов
да безнең районга биреп торалар. Колакны кисеп, артны ямамыйк инде. Ялангач билгә каеш та бумыйлар. Омтылыш, ярдәмләшү юк. Әйтәм бит, сикерәсе килгән үгез кебек йөрибез дә стаканга барып тотынабыз. Бай – байый, хәерче – хәерче тормышы белән канәгать… Рәисләргә рәхәт бит, әҗәткә сыер бар, беткәнче сат…
Тукбаев тора торып тагын да кызды:
– Маннур! – дип кычкырды «Алпар» колхозы рәисенә. – Йөз килограммлы гәүдәмне күтәреп йөрмим дә мин, колхозчыларыңа хезмәт хакы түли алмагач. Әнә чык та көнбагыш сат яки шешә җыеп булса да түлә. Терлекләреңнең баш саны кими, суясыз да ашыйсыз, суясыз да ашыйсыз. Узган елга караганда алтмыш сыерың ким, өч йөз баш сарыгың. Биш йөз мең убыткаң бар. Сезгә өстәл белән туалет арасында гына йөрергәме? Алланың кашка тәкәсе мәллә син? Колхоз-совхоз өчен нәрсә алып кайтканыгыз бар? Таратырга булдырасыз. Ә синең бетең дә, күрсәткечләрең дә юк. Шуның өчен орден бирергәме сиңа?
Нәфис мәкалә өчен блокнотына «Алпар»да нигә терлек саны кими?» дип язып куйды. Аннан газ кертү мәсьәләсен газетада яктыртуны кирәк тапты.
Тукбаев тагын манма тиргә батты, битләрен, муенын сөртте. Бераз тынгач, инде тынычланыр дип көтелде. Әмма юк, бу аның бер иркенләп сулыш алуы гына булган икән.
– Иптәшләр! – диде ул, йодрыгын өскә чөеп. – Күрсәткечләр ташка үлчим! Бер күрсәткеч плюс дип сөенгән идем, анысы да үлем булып чыкты. Зоотехник хайваннарны бетерергә булыша, агроном, самолёттан агу чәчеп, басуларны. Зоотехник күселәрне агуламый, фермада дуңгызлар үлә. Басуга тирес чыгартылмый, анда тычкан юлы ясалып беткән. Сез дә, күселәр чүмәләгә ияләшкән кебек, тыңламаска ияләндегез. Теләсә нишләсәгез дә ярый, җавап бирүче юк. Прокурор күрми. УАЗның коробкасы ватылды дип тә сыер сат, кунакка брат кайтса да, сват кайтса да сат. Иске резин тәгәрмәч бирсәләр дә, сыер суябыз: сыер да юк, план да юк. Үзебез өчәр машина иметь итәбез, кожан курткадан, норка бүректән йөрибез. Любой председательнең корсагы көңгерәнеке кебек алга чыккан. Хезмәт хакы түли алмыйбыз. Итне колхозныкын түгел, үзегезнекен ашагыз. Миңа баш санын киметә торган рәисләр, зоотехниклар кирәк түгел. Кемнәр сез? Нигә сез монда? Үз басуыгыздан сыер, бозауларны куып чыгара алмагач. Нигә рәис постын алып торасыз? Китегез эшегездән! Маннур! Кайтып кит «Алпар»ыңа! Ну только мужик бул. Әйт, мин несправляюсь, диген. Фермаңда бозауларың бишәү туган, бишәү үлгән. Үзең мәче кебек йокларга яратасың, ә телең чабата буе… – Тукбаев сүзен йөреп дәвам итте:
– Кто посмотрел сдачу в государсво мясо? – диде дә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигына карады. – Динар Хамаевич! – Динар дәшмәде, астыртын гына түзеп көтте. – Мине анда бастырдылар, – диде Тукбаев, җавап көтмичә. – Тапшырылган ит кырык проценттан артмаган, алтмыш процентын уңга-сулга тараткансыз, УАЗлар, «Жигули»лар ала-ала. Туктатып буламы моны?
Ишкәев сорауга җавап бирергә теләмәсә дә торып басарга мәҗбүр булды.
– Рәсим Юлаевич! – диде ул, отчёт биргәндәй. – Маннур Мансурович әйтте, ул үз гаебен таныды.