Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов
малай булдыра торган егет икән… Тора-бара тракторист-комбайнёр да булды ул. Аннары иптәш егетенең ярдәме белән авыл хуҗалыгы институтының агрономнар әзерләү факультетына керде. Институтны тәмамлагач, агроном акчасына эшләп йөрисе килмәде, озын берлекләр аны сәүдәгәрлеккә алып килде. Райпода эшли башлагач, «кемнең кулында, шуның авызында» дигән төшенчәне яхшы үзләштерде. Әйе, һәркемнең авызы бар, ул үз кирәген сорый. Тукбаевтан да сораучылар күбәйде, ул кирәкле кешесенә карап кына бирергә өйрәнде. Шуны чамаламаса, ул мондый дәрәҗәгә ирешә алыр идеме соң? Тот капчыгыңны!..
Ул, үз фикерләрен хуплагандай, кәнәфиендә тибрәлә-тибрәлә елмайды. Һәм кинәт, нидер исенә төшереп, урыныннан сикереп торды да хатынына дәште:
– Иркә! Иркә, дим!
Аш-су бүлмәсендә кайнашкан хатыны, кара бөдрә чәчләрен тибрәтеп, ире каршына килеп басты.
– Нәрсә булды?
– Әйдә, бер утырып шампан эчик әле.
– Нәрсә уңаеннан? – диде Иркә, гаҗәпләнеп.
– Кәеф шәп бүген, көн удачный булды.
– Нәрсә оттың?
– Отмадым, просто миллион «заработал» һәм аны чит ил чутына салып та куйдым.
Акчага, байлыкка хирыс Иркә канәгать елмайды.
– Син молодец минем…
– Шампан эчә-эчә, шахмат та уйнап алырбыз.
– Миңа җиңеләсең бит, – диде Иркә, аңа сынап карап.
– Җиңелсәм җиңелермен, мин шахматта синең кебек район чемпионы түгел түгелен дә… Шахмат миңа шушы миләрне, – ул бармакларын чигәсе турында бөтерде, – яхшырак эшләтергә ярдәм итә, логик ходлар ясый белергә өйрәтә. Ә главаның башы начар эшләргә тиеш түгел. Беләсеңме шуны?
Иркә килешкән булып көлде.
– Беләм, беләм…
– Минем бу башны бутарга теләүчеләр болай да җитәрлек.
– Кемнәр инде ул?
– Авылдашың Нәфис абый да кирегә сукалый… Куам мин аны районнан. Моңарчы түздем, синең сүзне тыңлап та…
Иркә Рәсименә текәлеп карады. Күңеленнән: «Әллә көнчелек саклап, син аннан үчеңне алмакчы буласыңмы?» – дигән уй узды. Һәм ул тыныч кына сорады:
– Нигә?
– Әйткәнне аңламый… Динар Хамаевич та кергән саен «редактор кирәкмәгән материалларны бастыра» дип зарлана. Әле киленнәренең ниндидер мәкаләсен дә бастырган бугай.
Иркә, күзләрен ялтыратып:
– Син ул мәкаләне үзең укыдыңмы соң? – дип сорады.
– Минем гәҗит укырга вакыт бармы?
– Ә мин укыдым. Ул алар турында түгел. Бер кыз баланың мәхәббәттә ялгышудан үкенгән зары гына. Башкаларга гыйбрәт өчен язылган адрессыз хаты. Аны кем ничек кабул итә бит. Синең Динарың чит кул белән утлы күмер чүпләмәкче, шул гына.
– Нәфисеңне яклап үлдең инде… – диде Рәсим, кинәт килешмичә.
Иркә аптырап калды.
– Ничек Нәфисеңне? – Ул аның күзләренә керердәй булып текәлде. – Әллә мин аның белән уйнашып йөргәнме? Мине үзең белән чагыштырма. Яшьлектә кем кем белән очрашмас…
Рәсим