Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов
ә колхозчының ярдәмгә мохтаҗлыгы калыр. Шушы баткаклыктан, караңгылыктан бер өмет нуры балкып чыгармы? Артка чигенә-чигенә, упкынга барып төшмәсәк ярый инде. Чиновникларның ярыша-ярыша байлык туплавы, акча чиреннән арына алмаулары кайчан бетәр икән? Ялган дан белән яшәү бизәми бит безне, бизәми…»
Конференция тәмамланып, клубтан урамга чыккач, Нәфис янына Чумзариф килеп басты.
– Нихәл? – диде ул, аның кулын каты итеп кысып. – Син дә монда идеңмени?
– Кайда булыйм, без бер командада ич…
Чумзариф калын кашларын тибрәтеп көлгәндәй итте.
– Ничек эшләргә, ничек яшәргә кирәклеген өйрәнеп кал, – диде ул, төрттереп.
– Әллә тәҗрибә җитеп бетмиме?
– Минеке җитә, сиңа да өйрәтермен, бер килеп чык.
– Рәхмәт. Оешмаңда газетага мактап язарлык лаеклы шофёрың булса, килеп тә чыгармын.
– Әйдә, хәзер үк утыртып алып китәм.
– Юк, бүтән вакыт, редакациядә эш күп…
Аннары алар икесе ике якка китте.
Эт оясы
Тукбаевның күңеле тантана итте. Ул әле Австралия, Төркия җирләрен аркылыга-буйга гизеп, ял итеп кайткан тәэсирләреннән арынып җитмәгән иде. Бүген исә шатлык өстенә шатлык: чит илдәге шәхси счётына бер миллион акча күчерә алды. Төрек егетләренең, районга килеп, мәчет төзергә дип тапшырган валюталары аңа ярап куйды. Ул берьюлы ике куянны атты: Абага районының төзелеш оешмасы белән килешү төзеп, Байтирәктә мәчет төзү мәсьәләсен валютасыз гына хәл итте, мәчетне якын арада аякка бастырырга дип, куллар кысышты…
Аны мин барысын да булдыра алам дигән хис канатландырды. Чөнки ул, югарыдагы кайсы ишеккә барып керсә дә, максатына ирешми чыкмый, түрәләрне үз вәгъдәләренә ышандыра, аларны районга кунакка да чакыра. Аныңча, тормыш тәгәрмәчен майлый, олуг кунагыңны сыйлый алу да – зур осталык. Яшәү рәвеше шуңа корылган. Тапшырган бүләгең дә икеләтә файда китерсен. Бүләк тә акча! Ә акча үз чиратында акча эшли. Аның өчен башыңны эшләтергә кирәк, башыңны! Шулай булмаса, ул шушы өч катлы коттеджны бушка салдыра алыр идеме? Районда мондый байлыкка кем ирешкән? Юк, беркем дә!
Ул хан сараедай йортында рухланып йөрде, туктап-туктап алды, күзләрен кояш нурлары чагылдыргандай, авызын колакларына кадәр җиткереп елмайды. Тәмле ашаудан кабартмадай кызарып пешкән шома битләре ялтырап-ялтырап китте. Аны күтәренке хисе бүлмәдән бүлмәгә йөртте. Эчтәге нарат бүрәнәләрдән хуш ис таралды. Өй җиһазларын гына күр, күз явын алырлык! Аларны ул кайсын Төркиядән, кайсын Италиядән кайтартты. Барысы да заманча, зиннәтлеләр. Тукбаев үзен бер дә чит ил байларыннан ким сизмәде. Ә нигә?! Теләсә, «тойота», «мерседес» машиналарына утырып элдертә ала. Тагын ни кирәк?
Тукбаев шулай үзен бөек хис итеп зур йодрыгы белән шыкылдап торган юан бүрәнәләргә сугып-сугып алды. Мондый йортта яшәүләре – үзе бер бәхет, җанга шифа. Җәннәт инде! Юкка гынамы ул бу агачларны Себер урманнарыннан ук кистертеп кайтартты? Һәм бик дөрес эшләде, дәрәҗәсен төшермәде. Бирегә кемне генә кунакка чакырсаң да, хет