Бабахан дастаны / Дастан Бабахана. Кылыч Сайяди
мин,
Үзем чарасыз бер борчылганымын.
Бу сүзләрне диде дә, купты Таһир,
Чыгарды күңеленнән бер аһ авыр.
ЗӨҺРӘ ТАҺИРНЫ АТАСЫНА ҖИБӘРГӘНЕ
Сөйлә, и Сайяд, Зөһрәнең хыялын,
Ничек бирде бу Таһирның җавабын?
Диде Сайяд: – Хыялы кайнар кылды,
Зөһрә бу көндезне ничек көн кылды.
Диде Зөһрә: – Күр син атамны барып,
Күңел гамьнәрен әйт шунда чыгарып.
Бу сүзләр һәм аңа да мәгълүм булсын,
Ишетсен, күңеленә мәгъкуль булсын.
Ул сүз күңелемнән чыккан булыр,
Ишетсә, аның күңеле йомшарыр.
Барып үтенегез алдында, зинһар,
Булыр хәлебездән ул да хәбәрдар.
Ишетте Таһир Зөһрәнең бу сүзен,
Булдыра алмам дип уйлады үзен.
Ахырда Таһир, бер газәлне сөйләп,
Укыды бу бакча эчендә елап.
ТАҺИРНЫҢ ГАЗӘЛЕ
Җанашны сөйдем, шулай кичтем бу галәмнең барыннан,
Күңелемә шаукың төшкән, курыкмам сөю утыннан.
Читкә әгәр кусаң мине, китмәм ишек төбеңнән,
Үзен белеп гашыйк булган эреленмәс ярыннан.
Кәеф китмәс, шелтә итсә зәһәр мең гаебем өчен,
Бөртек гамь юктыр миңа Аллаһны онытып йөргәннән.
Бер чарасыз бәндә мин, йөрәк түрем – көзге сарай,
Минем серем чыгарылса гүзәлем сараеннан.
Мескен Сайяди сөйләде, Хактан сабырлык теләп,
Фәтва биреп үтерсәләр, юк курку әҗәленнән.
ЗӨҺРӘНЕҢ МӨНӘҖӘТ КЫЛГАНЫ
Кил, и Сайяд, Зөһрәнең хәлен сөйлә,
Ничек булды, аның әхвален сөйлә.
Диде Сайяд: – Таһир китте гамьдә җай,
Бакчада калды Зөһрә диванадай.
Карап Таһирны, күрмәде, аһ орды,
Аерылу уты белән көйде-янды.
Кулын ачып, теләп Хактан мөнәҗәт,
Ходаемнан теләде шушы хаҗәт.
Шулай елап әйтер иде: – Яраткан,
Безләрне ул Юмарт Аллаһ яралткан.
Бу Таһирга Син үзең бул саклаучы,
Өметсез итмә гашыйкны, Яклаучы.
Ачылыр барчаның синнән морады,
Будыр – гашыйк колыңның сораганы.
Минем кебек булмас өметсез гашыйк,
Әгәр булса, бу җирдә бары садыйк9.
Гашыйк колның эше даим тәвәккәл,
Көяр гыйшык утына, ни сабыр хәл.
Бу Таһир хәсрәтендә бер газәлне
Укып, Зөһрә күздән түкте яшьләрне.
ЗӨҺРӘНЕҢ ГАЗӘЛЕ
И сөекле күз нурым, ярлардан ярым син идең,
Тереклегем, рәхәт-хушым, татлы телем син идең.
Синсез бу йортта нишләрмен, и галәм солтаныннан?
Бу җиде икълим-шәһәр эчендә солтан җаным син.
Елый Мәҗнүн сердәшем, елый Ширин фикердәшем,
Бу хистә җаным рәхәте, тәннән чыгар җаным син.
Нурлы йөзең, кашың – ай, якут иренең шикәрдәй,
Керфегеңә каным түгәр җанымны алучым син.
Мескен Сайяди хаста җан ялгызы көйде ничә ел,
Чарасызмын, рәхим итче, Коръән биргән Аллам син.
Скачать книгу
9
Садыйк – дус, иптәш.