Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…. Акмулла
Зәйнулла ишан Рәсүли Миасс зиратына китертеп дәфен итәләр. Баш очына кабер ташын да Зәйнулла ишан куйдырта.
Кызганыч, үтерүчеләр хөкемсез кала.
1904 елда Казанда И. Н. Харитоновның лито-типографиясендә «Хезмәт ширкәте» тарафыннан Габделбарый ибне Габдулла әс-Сәиди (Баттал) наширлегендә Мифтахетдин Акмулланың «Акменла әфәнденең иншад итдеке мәнзумәтилә башка беркач мөншәдатыны вә кәндесенең тәрҗемәи хәлене мөштәмил мәҗмугадыр» («Акменла әфәнденең иҗат иткән шигырьләре белән берникадәр әсәрләре һәм тормыш хәлен үз эченә алган җыентыгы») дигән шигъри мәҗмугасы басылып чыга.
1907 елда Казанда «Шәрәф» электро-типографиясендә Троицк «Хезмәт» китапханәсе наширлегендә, Ш. Мәрҗанинең рәсеме һәм тормыш юлына тасвир урнаштырылып, «Мәшһүр шагыйрь Акменла. Шиһабетдин әл-Мәрҗани мәрсиясе вә башка шигырьләре» дигән китабы дөнья күрә.
Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе
Казанда бер фазыйл2 чыкты алмас булып,
Хасидләре3 күбәйде гамь-хас булып4,
Мәгани җәваһирен5 кулга элгән –
Мәйданда ул чыкарды артык гайрәт,
Мөзмәрда8 сабикълардан9 чыкты гасрәт10;
Хәмдулиллаһ11, бу диярда12 бездән чыкты
Мәржани Шиһабетдин13 ахунд хәзрәт!
Караңгыда фанусны14 кабызган ул,
Кайнар сөткә сары майны тамызган ул;
Йәнбугус-сәламәттән15 юллар ачып,
Әнһарул-хакаикъны16 агызган ул.
Сүз кузгар17 ул ир асыл кирәк йирдән,
Ходаем фирасәтле18 йөрәк биргән;
Мөһәндисләр19 сизмәгән йирдән казып
Чыкарды татлы суны тирән йирдән.
Болагы20 – саф, чәйгә һәркем су алгандай,
Хаклыкка чуллаганнар21 куангандай;
Дөррәсеннән22 канча23 бала сөткә туеп24,
Башкалар була калды су алгандай.
Тәхкыйкларын25 күргән адәм куангандай,
Голямага26 сәрдар27 булып ту28 алгандай;
Мөбариз29 майданына бу чыккан соң,
Батырлар була калды җугалгандай.
Аңынаусыз30 һичкем аңа тотынмасын,
Анау-монау31 кеше имәс чубалгандай32,
Палваннардан33 йыйгылып34 бу күргән юк,
Бәйгене берәү алса – бу алгандай!
Мөселманга карышуга лаек имәс,
Инсафлы урыс күрсә – инангандай,
Ул бер фазыйл галләмә
2
Фазыйл – галим.
3
Хасидләре – көнчеләре, көнләшүчеләре.
4
Гамь-хас булып – югары һәм түбән катлаудан кат-кат булып.
5
Мәгани җәваһирен – мәгънә гыйлеме җәүһәрләрен.
6
Хакаикъ – хакыйкать гыйлеме.
7
Гаувас булып – чумып йөзүче.
8
Мөзмәрда – илаһият гыйлеме, изге гыйлемнәрдә.
9
Сабикълардан – элгәреләрдән, элеккеге галимнәрдән.
10
Гасрәт – хата.
11
Хәмдулиллаһ – Аллага шөкер.
12
Диярда – өлкәдә.
13
Мәрҗани Шиһабетдин – Шиһабетдин Мәрҗани (1818–1889), илаһият галиме, тарихчы, мәгърифәтче.
14
Фанусны – утны, маякны.
15
Йәнбугус-сәламәттән – сәламәтлек чыганагыннан.
16
Әнһарул-хакаикъны – хакыйкать елгаларын.
17
Кузгар – кузгатыр.
18
Фирасәтле – курку белмәс, батыр-кыю.
19
Мөһәндисләр – инженерлар, һөнәр осталары.
20
Болагы – кайнап чыккан чишмәсе.
21
Чуллаганнар – иелгәннәр (су эчәргә).
22
Дөррәсеннән – энҗеләреннән, энҗедәй саф тамчыларыннан.
23
Канча – никадәр.
24
Дөррәсеннән канча бала сөткә туеп… – Мөхәммәд пәйгамбәргә Мигъраҗда энҗе кадәр тамчы сөт каптыралар. Бу тамчы гыйлем булып чыга. Шагыйрь әлеге шигъри юлларда менә шуңа ишарә ясый һәм сөт дигәнендә гыйлемгә киная итә.
25
Тәхкыйкларын – хакыйкатьне ачыклап бирүләрен.
26
Голямага – галимнәргә.
27
Сәрдар – юлбашчы, юл күрсәтүче.
28
Ту – байрак.
29
Мөбариз – көрәш, бәхәс.
30
Аңынаусыз – аңламыйча, аңсыз килеш.
31
Анау-монау – аңгы-миңге.
32
Чубалгандай – чуалучы.
33
Палваннардан – пәһлеваннардан, батырлардан.
34
Йыйгылып – җыелып.