Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…. Акмулла

Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов… - Акмулла

Скачать книгу
rel="nofollow" href="#n47" type="note">47 шаһид көндәй заһир48;

Бу заманда туган юк аңа нәзыйр49,

Мәгърифәтүр-риҗалидә50 мондай маһир.

Үтәлмайлар эзеннән басып аның,

Китәлмайлар юлыннан ашып аның;

Хак нурын сүндерә алмай мөганидләр,

Күрә алмайлар галәмгә фашын51 аның!

Ah, дәрига52! Баралмадым кашына53 аның,

Сүзенә артыкча мин гашыйк аның;

Һәр тарафка сөйүлүде-дәкаикътан54

Агызган йиме гыйрфан55 ташып аның.

Мин үзем бер дәрдемәнд диванамын56,

Каеда57 бер тәхкыйк58 күрсәм куанамын;

Бу затта гаҗәп тәхкыйк күргәннән соң,

Би зарур59 шул сәбәптән хубаламын60.

Мин бер арык бүредәй җилеп йөргән,

Куян, карсак, төлке исен сизеп йөргән;

Берәве кулга төшсә, бере төшмәй,

Арык, аксак, кәиз61 килсә, элеп йөргән.

Мәҗлесенә карай гына гаугамыз бар,

Кодыгына62 карай гына каугамыз63 бар,

Эрбет менән64 Мәкәрҗәгә65 чама кайда –

Базарына карай гына сәүдәмез бар.

Бәхтемез ачылмаган без бер фәкыйрь,

Абыруем артыгы юк, эшем такыр;

Яшьтә җыйган бер буаз мәҗмәгым66 бар67,

Аның һәм бәгъзе йире какыр-макыр –

Ул заман китап кайда бу замандай,

Йөримен тирән йирдән су алалмай;

Бер шәрик68 калын китап остап торса69,

Кызыгып, мин фәкыйрьнең күзе алаңдай70.

Үгәй ана кулында ятим калдым71,

Аннан да бик рәтем китеп калдым:

Өстемдә керле күлмәк, йыртык дамбал72,

Кайда мулла бар дисә, йитеп бардым.

Фәкыйрьлектән артык фән күралмадык,

Шәһәр чыгып, алыс73 юлга йөралмадык;

Мәргәннәрне74 танырлык хәлемез бар,

Шул сәбәптән сабыр кылып торалмадык.

Аз гына дәресем бар кыш вакытта,

Китап карау – гадәтемез буш вакытта;

Бездән дә фәез бабы бикләгән75 юк –

Аңлаемыз кәеф килгән хуш вакытта.

Уйламаңыз «Җарудә»не76 күргән юк дип,

Әгәр күрсә, гыйбарәтен белгән юк дип;

Кадәри хәл садак тарткан77 егетләр бар –

Уйламаңыз дөньяда мәргән җук дип.

Мәргәнгә Ходай бирсә туры сәһем78,

Аңа булса мөкарин79 туры фәһем80,

Гатасына манигъ81 юк, беләсезме –

«Кадде гыйлем көлли ән-нас мәшрабиһим»82.

Тәгаррузга 83минем нә микъдарым84 бар?

Үземнең ноксаныма икърарым85 бар;

Без

Скачать книгу

48

Заһир – ачык, якты.

49

Нәзыйр – охшаш, тиңдәш.

50

Мәгърифәтүр-риҗалидә – мәгърифәтле-гыйлем иясе ирләр арасында.

51

Фашын – фаш булуын, танылуын.

52

Аһ дәрига – аһ кызганыч.

53

Кашына – каршысына.

54

Сөйүлүде-дәкаикътан – нечкә фикер ташкыннарыннан.

55

Йиме гыйрфан – белем ризыгы.

56

Дәрдемәнд диванамын – сагышлы диванамын.

57

Каеда – кайсы җирдә.

58

Тәхкыйк – хакыйкать; хакыйкать иясе, хакыйкатьне яклаучы.

59

Би зарур – зарурсыз, тиешсез.

60

Хубаламын – яхшырамын.

61

Кәиз – тизәк.

62

Кодыгына – коесына.

63

Каугамыз – чиләгебез.

64

Менән – белән.

65

Эрбет менән Мәкәрҗәгә… – ХIХ йөзнең иң зур һәм данлыклы сәүдә базарлары саналган Эрбет шәһәре һәм Мәкәрҗә ярминкәләре күздә тотыла.

66

Буаз мәҗмәгым – калын шигырьләр җыентыгым.

67

Яшьтә җыйган бер буаз мәҗмәгым бар… – монда М. Акмулла үзенең яшь чагыннан туплаган шигырьләре җыентыгы барлыгын искәртә. Әлегәчә аның ул тупланмасы табылганы юк.

68

Шәрик – дус, иптәш.

69

Остап торса (эстәп торса) – тотып (туплап) торса.

70

Алаңдай – алырдай, алан-йолан.

71

Үгәй ана кулында ятим калдым… – М. Акмулланың әнисе Бибиөммегөлсем (Бибигөлсем) исемле булган. Әмма аның шагыйрьгә үги ана булуы фәндә ачык мәгълүм түгел.

72

Дамбал – чалбар.

73

Алыс – ерак.

74

Мәргәннәрне – төз атучыларны, укчыларны.

75

Фәез бабы бикләгән – белемне күңеленә җыйган.

76

«Җарудә» – Габдулла бине Мозаффар ән-Насавиның «Мөзаһарат әл-кәлимә әл-җәрудә әлләти һийә фин-Назурат» («Назурат («Яктырту») китабыннан шомлы фикерләрне ачыклау») әсәре хакында сүз бара. Ул исә Ш. Мәрҗанинең «Назурат әл-хак фи фәдийәт әл-гашаи вә ин ләм йагаб әш-шәфәкъ» («Шәфәкъ күмелгәндә кичке фарыз намазны үтәүгә бәйле хакыйкатьне яктырту») хезмәтенә тәнкыйть рәвешендә язылган (к.: Юзеев А. Н. Шихаб ад-дин Марджани: мыслитель, религиозный реформатор, просветитель (К 180-летию со дня рождения). – Казань: Иман, 1997. – 60 с.).

77

Кадәри хәл садак тарткан – көч җиткәнчә, җәя тартып, ук аткан.

78

Сәһем – ук.

79

Мөкарин – кушылган.

80

Фәһем – зиһен, зирәклек.

81

Гатасына манигъ – әҗеренә инкяр, бәхетенә тоткарлык.

82

«Кадде гыйлем көлли ән-нас мәшрабиһим» – «Гыйлем һәр кешегә савытына күрә».

83

Тәгаррузга – дошман арасына кереп сугыш башларга.

84

Нә микъдарым – нинди өлешем-күләмем.

85

Ноксаныма икърарым – җитешсезлегемә дәлилем.