Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…. Акмулла
басыйрәтне ярук кылган234,
Нәфис-хәсис арасыны фәрикъ кылган235;
Адашканда кәиз236 килеп балга төшкәй –
Мин байгыш237 бер кырмыска гарык булган.
Унбиш ел «Назурә»сен238 алганыма,
Карай-карай баш очыма салганыма;
Шифаи садр239 аннан хасил итдек,
Эленмәй хасидләрнең кармагына.
Морадлары мөкәбәрә240 булганнан соң,
Хасидләр күз салмайлар аръягына;
Гавамнары241 – мулласына табигъ булып242,
Дерләтеп243 ярып йөри ярма гына.
Нигә мончә244 безләрдә әдәп кыска?
Кәмаләт245 болай торсын, гакыл – вуста246.
Бер йиргә килештереп хат язалмай –
Берәүне яманнарга кандай оста!
Бәгъзесе укый да алмай гыйбарәтен,
Камилгә кандай кыла хәкарәтен?
Дамеллалар бәгъзесе, белә торып,
Әдвия хамил булмас249 бәгъзе мәрыйз250,
Нәсыйхәт кабул булмас фәззе, гализ251;
Шәятыйнның әбһәрен252 өзеп киткән –
«Җарудә» иясенә255 сүземез юк,
Аларга каршы килер йөземез юк;
Рахимуллаһи рахмәтән васигатән256,
Дөньяда сүземез бар, үземез – юк!
Ул да бер галим икән сөйләй торган,
Голяма мәҗлесендә мәйдан алган,
Морадына мөнафины257 сөймәй торган,
Курае килешкәндә көйләй торган.
Без дә күрдек угының аткан йирен,
Кай йиргә угы төшеп яткан йирен;
«Фәли көлли вәҗһәтин мүәҗ-җиһәтин»258,
Бәрәкәллаһ, килештереп тапкан йирен.
Аңа шәрик259 дамелла Мөхибулла,
Рәббани голяманы мөхиб260 мулла!
Әүвәлдә кырын-ярын йөреп иде,
Ахырында кайтып булды мөхикъ261 мулла.
Дамелла Рәхмәтуллаһ аңа нәзыйр262,
Тәхрират, иттиләгъда раушан замир263,
Мәрхүмнәр Мәрҗанигә гакс төшкән264,
Остазлары Кышкар хәзрәт алга чыккан267,
Галәл-хосус Кәламдә268 данга чыккан,
Бәрагатьтә269 дамелла Мәчкәрәдәй,
Күп галимнәр, мөдәррисләр аннан чыккан.
Курса хәзрәт алардан борын булган270,
Мәдехкә271 ул бер лаек урын булган;
Ул мәрхүм – Мәрҗанидәй мәфтүн булып272,
Күп галим ул газизгә кырын булган.
Бу
234
Таснилары басыйрәтне ярук кылган – язганнары күңелләрне яктырткан.
235
Фәрикъ кылган – аерып куйган.
236
Кәиз – тизәк, нәҗес.
237
Байгыш – мескен.
238
«Назурә» – Ш.Мәрҗанинең «Назурат әл-хак фи фәдийәт әл-гашаи вә ин ләм йагаб әш-шәфәкъ» («Шәфәкъ күмелгәндә кичке фарыз намазны үтәүгә бәйле хакыйкатьне яктырту») китабы хакында сүз бара.
239
Шифаи садр – җан дәвасы.
240
Морадлары мөкәбәрә – максатлары һавалы.
241
Гавамнары – кешеләре, кара халык.
242
Табигъ булып – буйсынып.
243
Дерләтеп – дөбер-шатыр, зер-зер.
244
Мончә – болай, бу рәвешле.
245
Кәмаләт – камиллек.
246
Вуста – уртача.
247
Хасмының – дошманының, көндәшенең.
248
Хәсарәтен – зыянын.
249
Әдвия хамил булмас – даруны күтәрә алмас.
250
Бәгъзе марыйз – кайбер авыруларга-чирләргә.
251
Фәззе, гализ – тупас, әдәпсез.
252
Шәятыйнның әбһәрен – шайтаннарның кан тамырын.
253
Бәркул-вәмиз – яшьнәгән яшен, яшен уты.
254
Атылып түбәсеннән бәркул-вәмиз. – «Бәркул-вәмиз» дип, автор Ш. Мәрҗанинең «Әл-бәркул-вәмиз фи рәдди галәлә-бәгыйзин әл-мөсәмми бин-нәкыйз» («Нәфрәтләнерлек ялганнарны сугучы яшен уты») китабына ишарә итә.
255
«Җарудә» иясенә… – сүз мулла Габдулла бине Мозаффар ән-Насави хакында бара. Ул «Мөзаһарат әл-кәлимә әл-җәрудә әлләти һийә фин-Назурат» («Назурат («Яктырту») китабыннан шомлы фикерләрне ачыклау») дип исемләнгән Ш. Мәрҗанигә каршы китабын Исмәгыйль Үтәмешев Кышкарый киңәше белән язган.
256
Рахимуллаһи рахмәтән васигатән – Аллаһының рәхмәте иксез-чиксез.
257
Мөнафины – каршы килүчене, килешмәүчене.
258
«Фәли көлли вәҗһәтин мүәҗ-җиһәтин» – «Һәр юлның юнәлгән бер урыны бар».
259
Шәрик – иптәш.
260
Рәббани голяманы мөхиб – Аллаһыга бирелеп, хакыйкатькә хезмәт итүче; саф күңелле галимнәрне якын күрүче-яратучы.
261
Мөхикъ – дөреслек яклы, гадел.
262
Нәзыйр – охшаш, иш, иярүче.
263
Тәхрират, иттиләгъда раушан замир – ирек бирү, азат итүдә күңеле нурлы.
264
Гакс төшкән – каршы төшкән.
265
Мөтабигъ җәме гафир – ияргән бик күпләр.
266
Аларга һәм мөтабигъ җәме гафир. – Бу шигъри юлларда дошманнарының Ш. Мәрҗанинең муллалык указын алдыртуларына ишарә ителә.
267
Остазлары Кышкар хәзрәт алга чыккан… – 1873 елда, Ш. Мәрҗани өстеннән Диния нәзарәтенә «рапорт» язып, аның эшен тикшерү өчен, Мөфтиятнең указы буенча төзелгән комиссиянең рәисе Исмәгыйль Үтәмешев (кушаматы – Кышкар хәзрәт) һәм шул комиссиянең әгъзалары күздә тотыла. Мәрсиядә ул хәзрәтләрнең исемнәре дә телгә алынып узыла.
268
Галәл-хосус Кәламдә – спекулятив теология үзенчәлекләрендә.
269
Бәрагатьтә – китап яки мәкалә керешендә алга таба бәхәс кылынырга тиешле мәсьәләләргә тукталып, мәсьәләләрнең куелышын белдергән өлеш; мәсьәләләр куелышында.
270
Курса хәзрәт алардан борын булган… – ислам дөньясында хөр фикер идеясенә хезмәт иткән галимнәрнең беренчеләреннән саналган Габденнасыйр Курсави (1776–1812) күздә тотыла.
271
Мәдехкә – мактауга.
272
Мәфтүн булып – бирелеп.