Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…. Акмулла
күрке китеп калды,
Һәммә әхбаб322 ятим калды, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
Аның мәддахы бихәддер323,
Дагыстан, Һиндтә бигадәттер324,
Бәнем мәдхем викахәттер325, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
Бәрагатьле шәһамәттә326,
Бәлигышшә-и нәҗабәттә327,
Бәдигыл-каль ләтафәттә328, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
Мөхәддис җамигыл-әхбар329,
Мөхаккыйк хавиел әсрар330,
Мөдәкъкыйк кәшифел-әстар331, –
Жөда булдык, дәрига, ah!
Сәкыйуллаһ рухә һәр ан332,
Зөлал гафвилә гофран333,
Фиракына йөрәк голян334, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
Гыйнаять335 кылсаңый, йа Рабб,
Үзем – байгыш336, атым – арык,
Казан шәһренә бер барып –
Күралмадым, дәрига337, ah!
Илаһи, җөмлә338 хаҗәтем,
Кабул әйлә мөнәҗәтем,
Кабахәт җөмлә халәтем, –
Түзалмадым, дәрига, ah!
Аның мәдхендә бән газиб339
Казакъча бер бәет язып,
Тараттым йортка бән таз эт340, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
Акмулла, күп сөйләнмә, инде җитәр!
Үзеңнең кайгыңны күр, гомер үтәр,
Яхшының алдын бераз күреп идең –
Имәс идең юл күргәнсез мужик-мишәр.
Иң әүвәл тулып ятыр синең менең341,
Ник кирәк сәмәрәсез342 коры белем?
Сәфәр – алыс343, инсаф кыл, Хакдан оял,
Борынгы кабахәтлек йитәр, энем!
Хур кылган үз-үзеңне син бер кисер344,
Әфлисүн арасында син бер кишер;
Намазда лөббе мәгънә345 – бернәрсә юк,
Миңа мәгълүм – син үзең күптән яман,
Нәфсең сине өйрәтеп бөккән яман;
Бәлки, бераз яхшырак булыр идең,
Син күрсәң үз-үзеңне эттән яман?
Котырып, нәфсең буйлап киткән яман,
Җуан муен үгездәй җиккән яман;
Морадынча йитәкләп алып йөреп,
Ничә урында абруеңны түккән яман.
Күкрәгең катып калган таштай яман…
Эшең күп килешмәгән аннан башкай;
Гыйбадәт дип азапланган коры гадәт –
Ахирәт файдасына ярамастай.
Аннан башка бик күп синең начар йирең,
Каберчыгар348 йокыңны ачар йирең,
«Вә-әмтаз вәл-йәүм»349 дигәндә кәндә350,
Бәдбәхет, бармы шунда качар йирең?
Борадәр351, баштан бәла без кичергән,
Күп кайгы тарта-тарта, без исергән;
Башым хәйран, эчем вәйран352 – диванамын,
Ни мәгънә чыгар дисез бер
322
Әхбаб – сөеклеләр, якыннар.
323
Мәддахы бихәддер – мактаучылары чиксездер.
324
Бигадәттер – гадәттән тыш; хисапсыздыр.
325
Мәдхем викахәттер – мактавым ирешмәслектер.
326
Бәрагатьле шәһамәттә – өстенлеге – зирәклектә.
327
Бәлигышшә-и нәҗабәттә – камиллеге – аксөяклектә.
328
Бәдигыл-каль ләтафәттә – оста телле – гүзәллектә.
329
Мөхәддис җамигыл-әхбар – һәммә хәбәрләрне сөйләүче; серләрне ачып бирүче.
330
Мөхаккыйк хавиел-әсрар – серләр дөньясыннан хакыйкать эзләүче; күпме пәрдәләрне ачып салучы.
331
Мөдәкъкыйк кәшифел-әстар – пәрәнҗәләрне ачуда нигезле фикер әйтүче.
332
Сәкыйуллаһ рухә һәр ан – Аллаһ һәрдаим рухын сугарсын.
333
Зөлал гафвилә гофран – Аллаһ шәфкате белән гафу итеп кичерсен.
334
Фиракына йөрәк голян – аерылышуга йөрәк сыкрый-өзгәләнә.
335
Гыйнаять – ярдәм, шәфкать.
336
Байгыш – йокысыз, фәкыйрь.
337
Дәрига – кызганыч.
338
Җөмлә – барлык.
339
Мәдхендә бән газиб – хакында мактауда мин газаплы.
340
Бән таз эт – мин елгыр, усал, таза эт.
341
Менең – мин-минлегең.
342
Сәмәрәсез – файдасыз, җимешсез.
343
Алыс – ерак.
344
Кисер – кире.
345
Намазда лөббе мәгънә – намазыңда асыл мәгънәдән.
346
Заһирга – тышкы якка.
347
Кыйшер – кабык; тышка рәвеш.
348
Каберчыгар – каберлек.
349
«Вә-әмтаз вәл-йәүм» – «бүген көн яхшы».
350
Кәндә – анда.
351
Борадәр – иш-туган.
352
Вәйран – бозык.