Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…. Акмулла

Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов… - Акмулла

Скачать книгу
мәйданга чыгып күрсен,

Булмаса – «ул белмәй»не кем белмәйде?!

Үлчәде истирлябин мөһәндисләр185,

Тәхкыйкын тәхсин күреп мөбарисләр186,

Һәр йирдә табгы сәлим әфазыйлдән187:

Хосусән – Труйски мөдәррисләр.

Хосусән хаҗи хәзрәт кылды тасдыйк188,

Ушандак ишан хәзрәт галәт-тәхкыйк189,

Фокарага190 кыйбла-и хаҗәт булган,

«Хәвалиһе мин көлли фәҗҗе гамикъ».191

Болар да сез белгәнне белгәндәйләр,

Китапны сез чамалы күргәндәйләр;

Шаһбаздай192 ялтыраган бер шоңкарлар,

Тойгынның193 аягыннан әлгәндәйләр.

Моталибе галиядә хаккан мәркат194,

Мөкасыйде талиядә хакка миръат195;

«Игътибар»да игътибарга алган икән

Хөрмәтле Ризаэтдин196 – бер камил зат.

Җөмлә дилсаф әһле инсаф197 алды гыйбрәт,

Казанга бу сәбәпдин килде фәхрәт198,

Рөтбәсенә мөтталигы мөхлис икән199

Дамелла Борһанетдин200 казый хәзрәт.

Әл-хасыйль201, күп әфазыйл салды колак,

Барып табып әйтүгә телем чулак,

Мәмсәви202 дамелланың мәдхе калай203?

Ләззәтле гыйбарәте – егет сымак.

Гайре чит вилаятьтән ничә ирләр,

Исламбул, Һиндстаннан мөшаһирләр204

Китапларын кабул кылып бастыртканнар,

Чалкаеп205 йөри бирсен мөкәбирләр206!

Тәгассыбын207 калдырмас бозык замир208,

Сусыныңны кандырмас корык гадир209;

Ай торганда Чулпанга гашыйк булган –

Ни кылсын Көннең210 нурын ул бер зарир211!

Ай булмаса, йолдыз берлә төн яктырмай,

Фәркадандан мөстәгъни бәдре мөнир212;

Замирем мөзәккәр213 дип мактанмасын –

Кояшка хурлык бирмәс тәэнис замир214.

Ничә минмен дигәннәр йокысын ачкан,

Гафләттән тәнбиһ кылган215 бу бер назир216;

Җиһанда хәле гаян, кале бәян217,

Әфазыйлдан мөсәлләм җами гафир218.

«Җәлал»га хашиясе аңа шаһид219,

Нә кадәр мәдех кылсак, шунчә җәдир220;

Лива-и тәхкыйкатьне хамил булган221

Мөбариз222 арасында бу – бер әмир!

Җәдидәи заманнан223 җәмал224 ачып

Күргәзде йәде бәйза225 ялгыз бу ир;

Кайсысыннан күренде мондый бәян –

«Өййәһүмә йә-нәббиүкә мисле хәбир»226.

«Хикмәте

Скачать книгу

185

Истирлябин мөһәндисләр – инженерлар астролябиясе, ягъни үлчәү кораллары белән иңгә-буйга үлчәде.

186

Тәхкыйкын тәхсин күреп мөбарисләр – дөреслеген хуп күрде баһадир көрәшчеләр.

187

Тәбгы сәлим әфазыйлдән – холкы сәламәт галимнәрдән.

188

Кылды тасдыйк – дөрескә чыгарды, раслады.

189

Галәт-тәхкыйк – хакыйкатьлегенә иреште.

190

Фокарага – гади халыкка.

191

«Хәвалиһе мин көлли фәҗҗе гамикъ» – «Һәр тарафтан барчасы да нигезләнелгән», ягъни Мәрҗанинең барча фикерләре дә дәлилле, фәнни фикерләргә нигезләнелеп язылган.

192

Шаһбаздай – лачындай.

193

Тойгынның – «туган» дип аталган ау кошы, аны «каракош» та диләр.

194

Моталибе галиядә хаккан мәркат – олы мәсьәләләрдә хакыйкать нечкәлекләренә төшенүче.

195

Мөкасыйде талиядә хакка миръат – эзлекле аңлатып биргәнендә хакыйкатьнең көзгесе.

196

Ризаэтдин – Ризаэтдин Фәхретдин (Риза Фәхретдинов, 1859–1936), мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе. «Игътибар» – Р.Фәхретдиннең беренче китапларыннан.

197

Җөмлә дилсаф әһле инсаф – барлык саф күңелле инсаф ияләре.

198

Фәхрәт – дан, шөһрәт-шатлык.

199

Рөтбәсенә мөтталигы мөхлис икән – дәрәҗәсен төшенүче ихлас кеше икән.

200

Дамелла Борһанетдин – бу кешенең тексттан казый булганлыгы аңлашыла. Әмма фәндә кемлеге төгәл ачыкланмаган.

201

Әл-хасыйль – гомумән, кыскасы.

202

Мәмсәви – дәрәҗәле.

203

Мәдхе калай – мактаулы сыйфатлары нинди.

204

Мөшаһирләр – шөһрәт-дан ияләре, мәшһүрләр.

205

Чалкаеп – кылтаеп.

206

Мөкәбирләр – тәкәбберләр.

207

Тәгассыбын – фанатизмын, искелеккә ябышып ятуын.

208

Замир – күңел, вөҗдан.

209

Сусыныңны кандырмас корык гадир – корыган күллек сусавыңны баса алмас.

210

Көннең – Кояшның.

211

Зарир – сукыр.

212

Фәркадандан мөстәгъни бәдре мөнир – нурлы ай (Тимерказык йолдызы тирәли) аерыла алмыйча әйләнеп йөргән йолдызларга мохтаҗ түгел.

213

Замирем мөзәккәр – батыр йөрәклемен; ирлек исеме бар.

214

Тәэнис замир – хатын-кыз йөрәкле, куркак йөрәк; хатын-кыз исеме.

215

Гафләттән тәнбиһ кылган – томаналыкны шелтәләгән.

216

Назир – күреп алучы, игътибар итүче; сакчы.

217

Хәле гаян, кале бәян – хәле ачык билгеле, сүзе ачык аңлаешлы.

218

Әфазыйлдән мөсәлләм җами гафир – гафу-мәрхәмәт савытын кире какмаган Аллаһ галимнәрдән канәгать.

219

«Җәлал»га хашиясе аңа шаһид… – Ш. Мәрҗанинең «Әл-газьбүл-форат вәл маэүз-зәлал фи шәрхи «Җәлал» («Җәлал» китабына аңлатма буларак кирәкле саф чишмә») исеме белән язылган «Мулла Җәлал хашиясе» китабы хакында сүз бара. «Мулла Җәлал китабы» (дөрес исеме – «Шәрхе-гакаид») Җәлалетдин Дувани (1502/1503 елда вафат) каләме белән язылган, мәдрәсәләрнең югары сыйныфларында дәреслек сыйфатында кулланылган.

220

Җәдир – лаек.

221

Лива-и тәхкыйкатьне хамил булган – хакыйкать байрагын күтәргән.

222

Мөбариз – көрәшчеләр.

223

Җәдидәи заманнан – яңа заманнан.

224

Җәмал – матурлык, күркәмлек.

225

Йәде бәйза – аклык кунган; саф гайрәтен.

226

«Өййәһүмә йә-нәббиүкә мисле хәбир» – «Әй сез, пәйгамбәрең хәбәр бирүче кебек».