Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…. Акмулла
сүзе ул камилнең күз салмастай? –
Дәртенә дәрдемәндләр шифа тапды,
Сукырлар күзен ачды карманмастай!
Сәрхәбадлы281 кешеләргә бик килеште,
Булдылар аяк-кулы сызланмастай,
Кәмале282 йир йөзенә мәшһүр булды,
Булдылар яманлауга алданмастай.
Әсма-и мөстәүрәдән җәмал ачып283,
Әхбабын284 гашыйк кылды җан калмастай;
Шәҗәрәи дәлилнең285 тамыры тирән –
Алай-болай койынга286 кузгалмастай.
Беркеткән хөҗҗәт берлән мөддәгасен287 –
Остаи сылу җунып салган таштай;
Эше пөхтә машинаның ширазындай288 –
Җебенең төйгән йире289 таркалмастай.
Хасидләрнең йөрәкләре салмакланды,
Кирәсе290 авыр булды тарталмастай;
Батырларның кылычыннан каяу291 чыкды,
Кайтадан эшкә кереп ялганмастай.
Айрылдылар күп хасидләр әдәбеннән –
Хасыйле тәкәбберлек292 сәбәбеннән;
Мөганид293 күркәм йиргә күзен салмай –
Мәкъбулатка тәмәррен гадәменнән294.
Адәм камил булмады кайнап пешмәй,
Мәхәббәт фәнҗаненнән295 шәраб эчмәй.
Дошманнар хәбаләне296 салып карай –
Тургайның тозагына лачын төшмәй.
Һавада ул бер шоңкар – әйләнә очкан,
Без йөрәмез кара коштай эзләп тычкан;
Төлкеләр анда чыдап торалмайлар,
Гүя бер киң апаннан297 йөрәге очкан.
Без сатдык муллалыкның коры атын,
Бездән артык яулыклы дөрес хатын;
Күңлемезне бер сындырып еламаймыз,
Уйланып гарасатның вәкафәтен298.
Ашкан бер галим чыкса – яманлаймыз,
Мәҗлесне гайбәт илән тәмамлаймыз;
Эшемез йә истиһза299, йә хәкарәт,
Үземезне һәр гаептән амандаймыз300.
Яхшыны сүккән илән аты китмәс,
Яман сүзнең күңелдән даты301 китмәс;
Саф алтынны нәҗескә буяу илән –
Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс!
Кыйсык302 ук аткан менән туры китмәс,
Күңелдән яман сүзнең коры303 китмәс,
Котырган эт һава карап өргән менән
Асманда304 торган айның нуры китмәс!
Ул ирде шәмсе базигътан305,
Мөнәүвәр бәркы ләмигътан306,
Галиш-шаин мөназигътан307 –
Җөда булдык, дәрига, ah308!
Аның шөһрәттә гонваны309 –
Мөхаккак, дөрре-мәрҗани310 311,
Хакаикъ гыйльменең кәне312, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
Ки яздым мәрсия бән хар
281
Сәрхәбадлы – сырхаучан, чирләшкә.
282
Кәмале – камиллеге.
283
Әсма-и мөстәүрәдән җәмал ачып – онытыла барган исемнәрдән матур йөзен ачып.
284
Әхбабын – сөеклеләрен.
285
Шәҗәрәи дәлилнең – дәлил агачының.
286
Койынга – тавыш-гауга, җил-давылга.
287
Хөҗҗәт берлән мөддәгасен – дәлил белән дәгъваларын-фикерләрен.
288
Ширазындай – тәртибедәй, эшләү рәвешедәй.
289
Төйгән йире – төйнәгән җире.
290
Кирәсе – күтәргән йөге.
291
Каяу – кыелып, киселеп.
292
Хасыйле тәкәбберлек – тәкәбберлек хасил итү.
293
Мөганид – дошман, каршы килүче.
294
Мәкъбулатка тәмәррен гадәменнән – кабул итүгә гадәтләнмәгәнлектән, яхшылыкка гыйззәте юк сәбәбеннән.
295
Мәхәббәт фәнҗаненнән – мәхәббәт савытыннан.
296
Хәбаләне – тозакны, ауны.
297
Киң апаннан – симез, зур аюдан.
298
Вәкафәтен – киләчәген, булачагын.
299
Истиһза – көлү, мыскыллау.
300
Һәр гаептән амандаймыз – һәр гаептән имин кебек.
301
Даты – аһы, авырлыгы; тутыгы.
302
Кыйсык – кыек.
303
Коры – күмере, көле.
304
Асманда – күктә.
305
Шәмсе базигътан – охшашы, тиңе булмаган кояштан.
306
Мөнәүвәр бәркы ләмигътан – ялтыраган яшеннән якты.
307
Галиш-шаин мөназигътан – үз фикерен бәхәс кылучыдан.
308
Җөда булдык, дәрига, аһ – аерылыштык (аерылуга дучар булдык) ни кызганыч, аһ!
309
Гонваны – олылыгы-зурлыгы.
310
Мөхаккак, дөрре-мәрҗани – чыннан да, энҗе-мәрҗәндәй.
311
«Мөхаккак, дөрре-мәрҗани…» – М. Акмулла монда Мәрҗани белән энҗе-мәрҗәнне махсус тәңгәл куя, шул рәвешле, сүз уйнатып, Мәрҗанинең, чыннан да, асыл мәрҗәндәй булуына киная итә.
312
Хакаикъ гыйльменең кәне – хакыйкать гыйлеменең чыганагы.