Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…. Акмулла
ала торгам мин бер таз эт146.
Бу сәбәпдин сезләргә сәлам язам,
Бу якка килеп ятыр сезнең азан147;
Ир булган ирәннәрне148 хур тотмаңыз –
Гатасына149 шарт имәс Кышкар-Казан.
Әдәпсезлек имәсме бу кылганың:
Ишәккә тиңәрәсез150 ир тулпарын!
Мөхакәмә кылмас151 дип уйладыңмы,
Сукыр дип белепмидең йортның барын?!
Сезләргә таң каламын уйлай-уйлай, –
Калаенча сезнең як зиһен куймай?
Болыттай көннең нурын пәрдәләгән –
Сезләргә шул сәбәпдин күңел тулмай!
Хәленчә голямага мәдех152 лаек,
Вәләкин һәр кош очып лачын булмай;
Моннан башка әйтер сүзем тулып ятыр,
Тәгаенләп һәрбер сүзне әйтеп булмай.
Эшеңез мөзәйяндер вәһмеңездә153,
Сүзеңез мөбәйяндер зәгъмеңездә154;
Меңе мулла рәдд кылсаңыз155 – ни кайгы бар?–
Дустлар да бар кагарлык рәгъмеңезгә156!
Җик157 күргәч, бер яланы158 ябарсыз сез,
Кәик кылгач159, бер караны ягарсыз сез;
Арткы як ачылганның ачуыннан,
Әлбәттә, бер яман ат тагарсыз сез.
«Бәркул-вәмиз»160 чигәңезгә чирткәннән соң,
Чаяндай чыдай алмай чагарсыз сез,
Ул фазыйл Газалидәй161 булсадагы,
Рәдденә тәһафетләр162 язарсыз сез.
Хакаикул-голумнән163 әгъраз кылып164,
Киберсеп165, ул ягына нәзарсыз166 сез.
Үзеңездән бер фазыйл була калса,
Иттифакы җөмләгә167 – начарсыз сез.
Хәсәд бәгъзе гадавәткә мөбдаэ булып168,
«Фә-исләху!» әмереннән169 качарсыз сез;
Арыслан берлә алышып арыклаган,
Хәсәд берлә саргайган ажарсыз сез170.
Әлбәттә инде, мине сөймәссез сез,
Бер бичара хакгүй171 икән димәссез сез;
Карендәш, бер инсафка килсәңез ни?
Фиргавеннең варисы имәссез сез!
Борадәр, минлекне куй галәл-хосус172,
Мин-минлек иясенә китерер нус173;
Мәрҗанигә алышырга кем чыдасын –
Фазыйлны фазыйл белсәк, эчең көймәс,
Һәркачан тәвазыйгда176 бармы нәкыс177?
Батыр менән көрәшсәң, сау калмассың,
Ай-аймын, бил-умыркаң178 өзелсә, дус.
Ул сезгә җәүһәр җыеп нисар кылды179,
Инде син, кадерен белеп, итәгең тус180;
Ала алмай ул җәүһәрдән коры калсаң,
Бәхетеңнең шомыннан, бел, артыңны кыс!
Кил,
146
Таз эт – таза, елгыр эт.
147
Азан – тавыш.
148
Ирәннәрне – диндарларны, асыл ирләрне.
149
Гатасына – язмыш бүләгенә, бәхетенә.
150
Тиңәрәсез – тиң күрәсез.
151
Мөхакәмә кылмас – хөкем итмәс.
152
Мәдех – мактау.
153
Мөзәйяндер вәһмеңездә – уегызча матур күренәдер.
154
Мөбәйяндер зәгъмеңездә – ачык билгеледер үз фаразыгызча; ачык бәян ителгәндер уегызча.
155
Рәдд кылсаңыз – кире каксагыз.
156
Рәгъмеңезгә – нәфрәтегезгә.
157
Җик – егет.
158
Яланы – ялганны.
159
Кәик кылгач – пычраткач.
160
«Бәркул-вәмиз» – Ш. Мәрҗанинең «Әл-бәркул-вәмиз фи рәдди галәлә-бәгыйзин әл-мөсәмми бин-нәкыйз» («Нәфрәтләнерлек ялганнарны сугучы яшен уты») дигән китабына ишарә. Бәркул-вәмиз – утлы яшен, яшен уты. М. Акмулла Ш. Мәрҗанинең китап исемен шигъри киная өчен файдалана.
161
Газали – Әбү Хәмид Мөхәммәд әл-Газали (1058/1059–1111), шәригать һәм тарикать буенча бөек галим, философ.
162
Тәһафетләр – бер-берсенә ташлану, үзара ызгышулар.
163
Хакаикул-голумнән – гыйлем хакыйкатьләреннән.
164
Әгъраз кылып – бозык итеп.
165
Киберсеп – һаваланып.
166
Нәзарсыз – карамыйсыз; күз салмаучылар.
167
Иттифакы җөмләгә – һәммәгез бердәм булып.
168
Гадавәткә мөбдаэ булып – дошманлыкка чыганак булып.
169
«Фә-ислаху!» әмереннән – Аллаһының «Яңарыгыз!» дигән әмереннән.
170
Ажарсыз сез – аждаһа сез.
171
Хакгүй – хаклык иясе.
172
Галәл-хосус – бигрәк тә үзеңнән.
173
Нус – кире кагылу.
174
Куәсенә – куәтенә.
175
Дәлаләт кылса носус – язмалары дәлиллек итсә.
176
Тәвазыйгда – тыйнаклыкта.
177
Нәкыс – кимлек, кимчелек.
178
Умыркаң – умырткаң.
179
Нисар кылды – чәчте.
180
Итәгең тус – итәгеңне тот (җыеп тот).