Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…. Акмулла
мин яраймын –
Үзеңез зураерга ярасаңыз!
«Бирелдем мин яшьлегемдә угрылыкка…»
Бирелдем мин яшьлегемдә угрылыкка,
Бу очратты мине бик зур ким-хурлыкка…
Нәтиҗәдә Акмулла дип исем алдым –
Бу исем бүләк булмыш тугрылыкка.
«Акмулланың сүзе шул – кылсаң нәзар…»
Акмулланың сүзе шул – кылсаң нәзар359,
Тереләй үлгәнгә исәпбез бер мәзар360.
Дуслар җыелып мәҗлес хушлаганда –
Атымыз әл дә булса кызма базар361.
Бер лаек урынга туры килмәй,
Казакъта тинтерәп йөр азар-мазар362.
Һәрнәрсәгә моң булып гомрем үтте,
Моннан болай тәкъдирдә калай363 язар?..
«Карасаң, Акмулланың «Диван»ы бу…»
Карасаң, Акмулланың «Диван»ы364 бу,
Диванда – шуллагәнгә365 ширбәтле су.
Бәетенең366 бере – көлер, бере – сүгәр,
Туры сүз берәүгә – им, берәүгә – «у»367!
Тәзкирә368 буламы дип язган булдык,
Хата булса, Гаффар сез369 – йа Аллаһу!
Күңел дәрте кузгалып тышка чыкты –
Тулган соң чыдатбады эчтәге бу370.
«Бәгъдәс-сәлам, Нургали мулла, сезгә…»
Бәгъдәс-сәлам371, Нургали мулла372, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңлеңезгә;
Бозау уылып373 уйнакласа, утка басар, –
Тик ятмасаң, төштең инде безнең күзгә.
Сез дә бер йөгрексенгән төлке икәнсез,
Без йөреп төштек инде сезнең эзгә;
Бер дә нәүбәт килде инде бу көн безгә,
Безгә йитәр кеше юк дип өмет өзмә.
Синең дә бер әрвахың күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөз»гә374;
Хәрарәттән мәхмүм булып375 эчең көйсә,
Сусыныңны кандырыр376 безнең сөзмә.
Мөхаккыйк377 Мәрҗанигә аузын ачкан,
Еландай зәһрен378 сачкан мулла сезмә?..
Муйныңны айямын, борадәрем, –
Котырсаң да Уралдай тауны сөзмә!
Һәр шәйне мәүзыйгына379 куймак кирәк,
Мөрәвәрне380 мунчак берлә бергә тезмә!
Мулла дигән кари була – беләсезме?
Тәсаувыф381 китапларын күрәсезме?
Башкортның наград алган кантонындай
Мулласызмы йә чинауник-түрәсезме?!
Мөҗтәһид382 галимгә каршы торып,
Кабергә талаш берлә керәсезме?
Гомреңезнең күбе үтте гауга берлә,
Мәрҗанине йәдәкмәм383 дигән сәүдә берлә384 –
Сөннәтчә эшемез юк һәм алдаймыз
Әһле-сөннәтмез дигән дәгъва берлә.
Артыңызны ачкан соң күрәсез кәик385,
Әйтәсез шул сәбәптән
359
Кылсаң нәзар – күз ташласаң, укысаң.
360
Мәзар – каберлектә.
361
Атымыз әл дә булса кызма базар – исемебез һаман да базарны кыздыра, ягъни телдән төшми.
362
Азар-мазар – арлы-бирле, зарлы булып.
363
Калай – ничек, ни рәвешле.
364
«Диван»ы – «шигъри әсәрләр тупланмасы».
365
Шуллагәнгә – чүгәләгән кешегә (су эчәргә килүчегә).
366
Бәетенең – монда: шигыренең, шигырь юлларының.
367
«У» – «у-у!» (ымлык).
368
Тәзкирә – истәлек.
369
Гаффар сез – Үзегез кичерүче.
370
Чыдатбады эчтәге бу – эчтәге кайнар пар чыдатмады.
371
Бәгъдәс-сәлам – күп сәламнәр.
372
Нургали мулла – Нургали Хәсән улы әл-Мирзави әл-Казани (1852–1919), мулла, Буа ягыннан; Ш. Мәрҗанинең эшчәнлеген тәнкыйтьләп чыккан укымышлы.
373
Уылып – буылып, сикереп.
374
Җәелсен хасиятең бераз «йөз»гә – «кемлегең халыкка таралсын» мәгънәсендә.
375
Хәрарәттән мәхмүм булып – эсседән бизгәк тотып.
376
Сусыныңны кандырыр – сусавыңны басар.
377
Мөхаккыйк – хакыйкать иясе, хакыйкать ялчысы.
378
Зәһрен – агуын.
379
Һәр шәйне мәүзыйгына – һәрнәрсәне үз урынына.
380
Мөрәвәрне – энҗе-мәрҗәнне; муенсаны.
381
Тәсаувыф – дин юлы; суфилык.
382
Мөҗтәһид – дин өчен тырышучы; дин китаплары буенча хөкемнәр чыгаручы.
383
Йәдәкмәм – авызлыклыйм.
384
Сәүдә берлә – файда, уй белән.
385
Кәик – тизәк, нәҗес.