Он… / Ул…. Гафур Каюмов

Он… / Ул… - Гафур Каюмов


Скачать книгу
иде минем, теләсә нинди көйне бер ишетүдә уйный идем, сәхнәдән төшмәдем. Белгечләр ничек ди әле, теге, ә… әйе, слухың әйбәт, киләчәгең өметле, диләр иде. Ә чынында менә ничек килеп чыкты. Хәер, балачакта ук акча җыярга ярата идем. Шулай шул, чирне вакытында дәваламасаң аза икән. Кем инде мин хәзер, нәрсәгә ирештем?

      Ирек. Чынын әйткәндә, әти, әйе, акча да бик кирәк. Ләкин син акча артыннан куып, безне күп вакыт күрми дә идең. Шулай да борчылма, әти, синең горурланырлыгың бар. Без бар ич, әти.

      Хәким. Рәхмәт, улым, яхшы сүзеңә. Сиңа ышанам, ә тагын? Мин үлмәс борын, минем тиеннәремне бүлешүче балаларым? Дөрес, анысы, ни чәчсәң, шуны урырсың, ди.

      Ирек. Юк, әти, барыбыз да бүлешмибез ич. Син ачуланма, әти. Без, чыннан да, сине искә алырга җыенган идек.

      Хәким. Ник ачуланыйм, сез гаепле түгел ич.

      Гөлсем керә. Аның артыннан Хафизның көлгәне ишетелеп кала.

      Гөлсем. Уф, Аллам, биетеп үтерә яздылар. Абау, сез нигә бик болытлы. Тышта да яңгыр җыена бугай.

      Хәким. Ярый, улым, син ял ит, бар.

      Ирек. Юк, әти, мин китәрмен инде.

      Гөлсем. Юк, юк, нинди китү, атаң исән-сау әйләнеп кайткан.

      Хәким. Шаулама әле, хатын.

      Гөлсем. Шаулама… Синең өчен тырышам.

      Хәким. Моңарчы тырышканнарың да бик җиткән.

      Ирек. Ярый, мин китим, бер ашыгыч эш бар иде, сау булыгыз.

      Хәким. Сау бул, улым.

      Ирек китә.

      Гөлсем. Озакка югалма. Нәрсәгә чакырдың?

      Хәким. Утыр әле яныма.

      Гөлсем. Миңа монда да әйбәт.

      Хәким. Йә, ничек соң, әнисе, күңеллеме?

      Гөлсем. Нигә алай дисең?

      Хәким. Тыштан көлсәң дә, эчтән яна кебек…

      Гөлсем. Менә әйттең, нигә яныйм ди мин…

      Хәким. Ярый, үпкәләмә. Мин үлгәч, ни эшләргә иде инде синең исәп?

      Гөлсем. Әй, юк сүз сөйләп утырма әле. Исән-сау ич син! (Кочаклый.) Рәхәтләнеп яшибез әле, Алла боерса.

      Хәким. Тукта әле, соңыннан. Әйт әле менә, яшермичә. Син нигә миңа кияүгә чыктың?

      Гөлсем (аның яныннан тайпылып). Син нәрсә?! Артыграк эчеп ташладыңмы карт башың белән? Ни сөйлисең?

      Хәким. Юк, мин аек, карчык…

      Гөлсем. Нинди карчык булыйм, ди, мин сиңа.

      Хәким. Гөлсем, ачыктан-ачык сөйләшик әле. Курыкма, мин сине гаепләргә җыенмыйм. Әллә ничек шунда, күңел тыныч түгел.

      Гөлсем. Күбрәк эч…

      Хәким. Син нигә миңа кияүгә чыктың?!

      Гөлсем. Нигә дип, ошаткан булганмындыр инде. Кыяфәтең дә яшь иде ул чакта. Мин дә аерылып кайткан хатын идем. Аннан, барыбер бер чыгасы бар иде бит.

      Хәким. Яратмадыңмы?

      Гөлсем. Шаярма инде, бу яшьтә нинди ярату, ди.

      Хәким (кычкырып). Менә нәрсә! Җитте! Минем синең белән мәчеле-тычканлы уйнарга вакытым да, теләгем дә юк. Яраттым мин сине, шайтан хатынын. Хәзер дә…

      Гөлсем. Яратсаң соң! Кычкырма миңа. Синнән курыккан туннар тузган! Әйе! Әйе! Әйе! Бай булганга чыктым, рәхәт яшисем килде. Яшәдем…

      Хәким. Рәхәт яшисең килгәнгә гуляйть иттеңме?

      Гөлсем. Менә нәрсә, карт пәри, анда синең эшең булмасын. Менә үзеңнән егерме бер яшькә карт убырга өйләнеп кара, нишләр идең икән? Алай гына гуляйть итәр идең микән? Кая соң рәтең?


Скачать книгу