Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов
керфекләрен какты.
– Ишетә, ишетә, әнкәем, ул безне ишетә! Әйттем бит мин сиңа, ул минем белән сөйләшә, дидем…
Фәүзиянең дә улы белән сөйләшәсе килде, ахры. Ул, Булатның йөзенә үк иелеп:
– Балам, берәр җирең авыртамы? – дип сорады.
Булатның күзләре хәрәкәтсез калдылар.
Фәүзия Гөлназга таба борылды.
– Кара, балам, мине ишетмиме әллә ул?
– Ишетә, әнкәй, сине дә ишетә. «Юк, авыртмый» дигән сүзе ул аның. Күзләрен йомса, «әйе» була, йоммаса, «юк» дигән сүз…
– Ай Аллам!.. Менә бит Ходайның хикмәтләре!.. Сөйләшә ләса үзе, аңлый да, аңлата да… Терелсен генә инде, балакаем, тизрәк терелсен генә…
Гөлназ түзмәде, Булат өстендә яшь түгәргә җыенган әнкәсен тынычландыра башлады. Моңа кадәр сүзгә кысылмыйчарак торган әткәсе дә йомшак кына әйтеп куйды:
– Еларга түгел, шатланырга кирәк, Фәүзия, улыбыз терелә башлады бит…
– Шатлык яше генә бит, атасы, күз яше аша көләм мин шулай, сөенечтән елап көләм…
– Барыбер елама… Кайгы күз яшен аермый, чакыралар дип, хәзер йөгереп килеп җитәр…
Ата кешенең шулай дип әйтүе булды, артларында ишек шыгырдап ачылды. Барысы берьюлы, сүз куешкандай, дәррәү артларына борылып карадылар. Ишекне аркылыга-буйга тутырып, күрше авыл малае Дилүс басып тора иде…
– Гыймазовларга сәлам! Булатны терелә башлаган дигәннәр иде, шуңа керүем. Берүк ачуланмагыз.
– Әйдә, Дилүскәем, кер, син дә минем улым белән бергә хезмәт иткәнсең бит, ачысын да, төчесен дә бергә кичерешкәнсең, соңгы сыныгыңны бүлешкәнсең… Бу өйдә синең урының түрдән, улым… Әйдә, үт, утыр.
Шулвакыт Гөлназ әнисенең колагына үрелеп пышылдады:
– Әнкәй, абыем бу Дилүсне күрергә теләми, әнә күзләрен йомды. «Күрәсем килми» дигән сүзе ул аның.
– Исәнлек сорап кергән кешене кире чыгарып җибәреп булмый бит инде, кызым. Кергән икән, бераз торыр да чыгып китәр. Тавышланма, яме.
Дилүс түргә узды. Түшәктәге Булатка күрсәтеп:
– Йоклыймы? – диде.
– Йоклый шул, әле генә йоклап китте.
Гөлназ үзенең кечкенә гомерендә беренче мәртәбә әнкәсенә каршы чыкты:
– Йокламый ул, йокламый! Аның Дилүс абыйны күрәсе килми. Шуңа да күзләрен йомды. Яратмый ул аны, яратмый…
– Тукта әле, кызым, нишләп алай дисең, алар бит бергә хезмәт иткәннәр…
– Барыбер яратмый абыем аны. Ниндидер начарлык эшләгән ул аңа. Хәзер дә эшләргә тели. Миңа моны абыем үзе әйтте, күзләре белән әйтте…
Еларга җиткән Гөлназ кече якка чыгып киткәч, бермәл тын калып тордылар. Тынлыкны Дилүс бозды:
– Эшләр болайга киткән икән, ярар, Тимерҗан абый, Фәүзия апа, мин чыгармын инде. Служактан моны көтмәгән идем. Мин бит аны үлем авызына кереп алып чыктым, ә сезне кайгыдан араладым. Изгелек нәрсә булып кайта диләр әле? Нәкъ шулай икән. Сау булыгыз…
Дилүс артыннан ишек ябылуга, бу хәлләрдән бераз югалыбрак калган Ак бабай да исенә килеп өлгерде, торып саубуллаша башлады, артына борылып:
– Ә бит ул алдый, үлем авызына