Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства. Гарифуллин Дамир
белән бүгенгене хәзер
Бер яктан да булмас тигезләп.
Сагынуларга түзә алмаганга,
Җыр чыгадыр җаннан көй эзләп.
Аны көйли башлый бар дөньясы
Таңнан алып төнгә кадәрле.
Белмисең дә кайчак: ул көй җанны
Әллә назлый, әллә каһәрли.
Язмыш, бәлки, безгә кушкандыр да,
Яшәгез, дип, сөеп-сөелеп.
Белмәдек бит, күңелләрдә бары
Моң-сагышлар калган өелеп…
«Йөрәгемнең яшерен җирләрендә…»
Йөрәгемнең яшерен җирләрендә
Сөю уты әле сүнмәгән.
Күпме генә янып көйгәндә дә
Зарланырга үзем күнмәгән.
Безнең каннар һаман чиста килеш,
Бозыклыклар аңа сеңмәгән.
Шуңа да бит инде кырыбызга
Иблис-шайтан күктән иңмәгән.
Кер кунмаган безнең күңелләргә,
Сөеп-сөелергә хак бардыр.
Бу өлкәдә безнең бар яшьләрне
Көнләштереп яшәр чаклардыр.
«Сөю җырын бик күп яздым дисәм…»
Сөю җырын бик күп яздым дисәм,
Көю җырым күбрәк бугай ла.
Ялгызымны күргәч, кара көйгән
Әрәмәле таныш тугайлар.
Җырчы кошлары да, чыр-чу килеп
Бөтерелә минем тирәмдә.
Моңлы җырлар җырлап, алар белән
Тәгәрисе килә чирәмдә.
Каңгылдашып очкан аккошларның
Җырларына мин дә кушылам.
Яшь вакытлармыни, менә-менә
Очып китәр төсле очынам.
Сөю җырым белән көю җырым
Бер-берсенә терәк икән лә.
Тормыш диңгезендә алар миңа
Икесе дә кирәк җилкән лә…
Янып-көю, шашып сөюләрем
Илһам бирә миңа бүген дә.
Тәүге мәхәббәтем җылытмаса,
Нишләр идем картлык көнемдә?
«Җилне әйтәм әле, кинәт кенә…»
Җилне әйтәм әле, кинәт кенә
И тотынды тәрәз кагарга.
Ярты төндә утым сүнмәгәнне
Нәрсә тора карау аңарга.
Тәрәзәмне ачкач и сөенде,
И сыйпады ап-ак чәчемне.
Ничектер бик рәхәт булып китте,
Тыялмадым кайнар яшемне.
Күкрәгемә бикләп куелганга,
Йөрәгемнең чыккан ачуы.
«Чыгарыгыз!» – диеп тыпырчына,
Сискәндерә шашып ярсуы.
Читлектәге коштай бәргәләнә,
Бирә алмыйм аңа киңәш тә.
Очып чыкса, кунар иде микән
Өй кырында үскән миләшкә…
Йокламыйча төннең озынлыгын,
Кыскалыгын белми калганмын.
Таңнар аткач кына урыныма
Йоклап алыйм диеп ауганмын.
Ә уянып китсәм, яңгыр ява –
Баш чылатыйм әле үсәм дип.
Тышка чыксам, җилләр биеп йөри,
Дамир бабам исән, исән, дип.
«Үз җыры бар һәрбер чишмәнең дә…»
Үз җыры бар һәрбер чишмәнең дә,
Һәр урманның, һәрбер тауның да,
Үз җыры бар текә кыяларның,
Мин дә җырчы алар янында.
Үткәннәрнең калган үз җырлары,
Бүгеннең дә туар